Рекламный баннер 990x90px bantop
ХӘТЕР МӘҢГЕЛЕК
11:59 22.06.2026 16+
ХӘТЕР МӘҢГЕЛЕК
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне.
1941 елның әлеге көнендә кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана.
Бүгенге дата - ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, әлеге рәхимсез елларны кичергәннәрне, яу кырында ятып калганнарны искә алу, яшь буынга аларның каһарманлыгы турында искәртү.
Әлеге тарихи көн уңаеннан районыбызның Җиңү паркында митинг узды. Чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова ачып җибәрде.
Митингта катнашучылар фронтта һәм тылда Җиңү сәгатен якынайткан каһарманнар, махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Бөек Ватан сугышы елларында Арча районыннан фронтка 28 меңнән артык кеше китә. Шуларның 14 меңнән артыгы һәлак була, хәбәрсез югала.
Ватандашларыбызның ул еллардагы батырлыгын онытмыйк.
Хәтер мәңгелек!
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: