Рекламный баннер 990x90px bantop
Кышын агроном, җәй көне укытучы булыр идем!
20:01 09.01.2024 16+
«Кышын – агроном, җәй көне укытучы булыр идем!» - диләр халык телендә.
Агроном кыш көне эшсез, укытучы җәй көне эшсез дигән сүз инде бу. Дөрестән дә, беркат уңышларны җыеп алгач, көзге чәчүен чәчеп җирне туңга сөреп куйганнан соң иртә язга кадәр басуда бер эш калмаган кебек. Ләкин авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруда басуларда кар тоту зур әһәмияткә ия. Кар тотылган кырлардагы туфрак кышкы салкыннарда аз туңа һәм язгы дымны да тиз сеңдереп кала. Соңгы еллардагы гел кабатланып торучы җәйге корылык бу кар тоту, сугару җирләре булдыру кебек агрочараларга тирәнтен игътибар бирүне тәлап итә.
Быелгы кышта яуган кар күләме дә шактый кебек. Әмма басудагы кар катламы урыны-урыны белән 20 см дан башлап 50 см га кадәр үзгәрә. Уңыш турында уйлаган хуҗалыклар кар тоту белән мәшгуль. Чөнки кар үзвакытында һәм дөрес тотылган басуларда дым запасы, кар тотылмаган кырлар белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга күбрәк туплана. Кырларда өстәмә тупланган һәр сантиметр кар катламы һәр гектар җиргә 25-30 тонна су бирә.

Оставить сообщение: