Рекламный баннер 990x90px bantop
АК ХАЛАТЛЫ ШӘФКАТЬ ИЯЛӘРЕ
19:37 16.06.2026 16+
АК ХАЛАТЛЫ ШӘФКАТЬ ИЯЛӘРЕ
Һәр ел июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләнеп үтелә.
Районыбыз халкы сәламәтлеге сагында көн-төн хезмәт куючыларны хөрмәтләү йөзеннән бүген район Мәдәният йортында тантаналы чара үтте.
Медицина хезмәткәрләренә ихлас котлау сүзләрен Арча мунипаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин һәм Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов җиткерде.
Чараны бүләкләү мизгелләре дә бизәде. Халык сәламәтлеген саклау эшчәнлегендә казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Медицина хезмәткәрләренә көндәлек намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Авыр һәм җаваплы эшләрендә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: