Рекламный баннер 990x90px bantop

"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ УҢЫШЫ

08:27 06.06.2026 16+
"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ УҢЫШЫ

5 нче июнь башкалабызның Иске Татар бистәсе территориясендә Идел буе әкияти фольклоры темасына багышланган "Манзара" беренче эксперименталь фестиваль-конкурсы – урам театры һәм урам биюе фестивале узды.
Фестивальдә Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы катнашты. Алар башкала халкына, жюри составына "Кыз алу йоласы"н күрсәттеләр һәм 2 нче Дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булдылар.
Коллектив җитәкчесе Ләйлә Ринат кызы Мөхәммәтгалиевага яшь буын арасында милли традицияләрне, заманча сәнгатьне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
"Манзара" проекты Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе" муниципаль бюджет учреждениесе ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

#АрскКультура #АрскийРДК
1083

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ