Рекламный баннер 990x90px bantop

Районыбызда эшлекле сәфәр белән — Илдар Гыйльметдинов

13:44 02.06.2026 16+
Районыбызда эшлекле сәфәр белән — Илдар Гыйльметдинов

Бүген Арча районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирекович Гыйльметдинов килде. Сәфәр барышында ул районыбызның социаль-икътисади эшчәнлеге белән танышты.

Аерым игътибар балаларның җәйге ялын оештыруга юнәлтелде. Илдар Ирекович 6 нче мәктәптә оештырылган лагерьләрнең эше белән танышты.

Биредә балалар өчен күпкырлы ял оештырылган:
123 бала өчен "Акчарлак" мәктәп яны лагеры;
50 бала йөрүче "Трудовой десант" хезмәт һәм ял лагеры;
Районкүләм бератналык "Азимут" палаткалы лагеры (биредә 20 бала тәүлек буе табигать кочагында ял итә).

Депутат балаларның ял итү шартлары, туклануы һәм программасы белән кызыксынды, лагерь хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
1792

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ