Рекламный баннер 990x90px bantop

ТАЙЛАР ЙӨГӘНЛӘДЕҢМЕ, АТЛАР ИЯРЛӘДЕҢМЕ?

21:34 22.05.2026 16+
ТАЙЛАР ЙӨГӘНЛӘДЕҢМЕ, АТЛАР ИЯРЛӘДЕҢМЕ?
САБАН ТУЕ ҖИТӘ ДИЕП, БҮЛӘК ӘЗЕРЛӘДЕҢМЕ?

Районыбызда Сабан туена бүләк җыю дәвам итә. Гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. Һәрберсе тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне.

Сабантуй колгасын тулыландырып, теләкләр тели-тели сөлге, яулыкларын бәйлиләр. Яшь чакларны искә төшереп өлкәннәр дә татарча биюләргә кушыла.

Сөрәнчеләр сезгә дә килә, көтегез, райондашлар! Урамнар графигын төркемебездән күзәтеп барыгыз.

#АрскКультура #АрскийРДК #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
461

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ