Рекламный баннер 990x90px bantop
#Тукайны_Бергәләп_Укыйбыз@arsk_cb
15:26 21.05.2026 16+
#Тукайны_Бергәләп_Укыйбыз@arsk_cb
https://vk.com/album-123447986_312594513
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Арча үзәк китапханәсендә үткәрелә торган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм акциясендә бүген мөхтәрәм кунаклар да катнашты: Татарстан Язучылар берлегенә иң беренчеләрдән булып кабул ителгән төрек тәрҗемәчесе, Г.Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнгән, күп шигырьләрен яттан белүче Фатиһ Кутлу, якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиhангирова.
Фатиһ бәй Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен укыды, анализлады, җырлап та күрсәтте. Әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Кардәшлек кадере” китабын тәкъдим итте. Төрек телендә җырлар, биюләр, төрек халык уен коралларында милли көйләр башкарды.
Сания Әхмәтҗанова һәм Шәмсия Җиһангирова Г.Тукай иҗатына, туган телебезнең киләчәгенә, милли гореф-гадәтләребезгә карата фикерләрен җиткереп чыгышлар ясадылар. Арча педагогика көллияте студентлары Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Чарада районыбыз китапханәчеләре, татар теле укытучылары, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият яратучы райондашларыбыз катнашты.
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе #Тукайга140ел_Арча
[id263611403|Сания Гәрәбә] [id635196618|Шамсия Зигангирова]

Оставить сообщение: