Рекламный баннер 990x90px bantop
Тукайны бергәләп укыйбыз!
18:26 21.05.2026 16+
Тукайны бергәләп укыйбыз!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә атна саен үткәрелә торган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм акциясе чираттагы тапкыр әдәбият сөючеләрне берләштерде.
Китапханәбезнең кунаклары:
Фатиһ Кутлу — Төркия тәрҗемәчесе, Г. Тукай иҗатын өйрәнүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сания Әхмәтҗанова — якташыбыз, танылган шагыйрә.
Шәмсия Җиһангирова — күренекле шагыйрә.
Фатиһ бәй Тукайның «Туган авыл» шигырен төрекчә анализлап кына калмады, аны җырлап та күрсәтте, төрек милли уен коралларында уйнады. Шулай ук яңа гына басылып чыккан «Кардәшлек кадере» китабын тәкъдим итте.
Сания Әхмәтҗанова һәм Шәмсия Җиһангирова туган телебезнең киләчәге, милли гореф-гадәтләребез турында тирән фикерләрен җиткерделәр. Арча педагогика көллияте студентлары шигырьләр сөйләп, чарага яшьлек дәрте өстәде.
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе #Тукайга140ел_Арча

Оставить сообщение: