Рекламный баннер 990x90px bantop
Сабантуе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәме!
22:34 21.05.2026 16+
Сабантуе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәме!
Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр.
Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән.
Арчабызда бәйрәмгә бүләк җыю йоласы башланып китте.
Бүген ачык йөз белән безне каршы алган һәр барчагызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Барыгызны да якынлашып килүче Сабантуе бәйрәме белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар, тыныч күк йөзе теләп калабыз.
22 нче май бүләк җыю йоласы Арча шәһәре:
- Восточный
- Островский
- Молодежный
- Маяковский
- Пер. Березинка
- Березинка
- Ш. Культеси
- Александрова
- Комсомольская
- Майская
урамнарында узачак.
17.00-20.00 сәгатьләр аралыгында сез көтегез, без киләбез!
7 июнь көнне Арча Сабантуена рәхим итегез! Шәп булачак!
#АрскКультура

Оставить сообщение: