Рекламный баннер 990x90px bantop

Файдалы чара узды

16:02 20.05.2026 16+
Файдалы чара узды
Бүген Арчабызның үзәгендә урнашкан “Шәһәр бакчасы”нда район күләмендә “Тукай-фест” китап фестивале узды. Районкүләм чарада төрле интерактив мәйданчыклар эшләде. Укучылар мәйданчыкларга йөреп, уеннарда үзләрен сынап карадылар. Шулай ук китап кыстыргыч, грим ясау серләренә өйрәнделәр, матур сөйләм осталыгын үзләштерделәр.

Әдәби кафеда аларны китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары – бер төркем язучылар каршы алды. Алар балаларны шигырьләр иҗат иткәндә үтәлергә тиешле таләпләр белән таныштырдылар. Укучылар тема табу, ритм, рифма төшенчәләре, язылган иҗат җимешләрен дөрес интонация белән тыңлаучыга тапшыру серләрен өйрәнделәр.

“Тукай-фест” китап фестивале районыбыз укучылары өчен үзара бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт, китап укуга, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә бик файдалы чара булды.
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
#Тукайга140ел_Арча
[club159988044|"Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе. Арча]
1020

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ