Рекламный баннер 990x90px bantop

"ӘЛЛҮКИ"ЛӘР "СӘЙЯР" ФЕСТИВАЛЕНДӘ ҖИҢҮЧЕ

15:23 20.05.2026 16+
"ӘЛЛҮКИ"ЛӘР "СӘЙЯР" ФЕСТИВАЛЕНДӘ ҖИҢҮЧЕ

Бүген башкалабызның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында "Сәйяр" XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләнүчеләр арасында Арча район Мәдәният йортының "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Ләйлә Мөхәммәтгалиева) дә бар. Алар Т.Миңнуллинның "Иптәш командир" спектаклен сәхнәләштереп 1 нче урынга лаек булдылар. Коллективны дәрәҗәле җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, алга таба иҗат уңышлары юлдаш булсын!

"Сәйяр" фестивале ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә уздырыла.

“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале сәләтле балаларны ачыклауга, аларның иҗади потенциалын үстерүгә һәм туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.
#АрскКультура #АрскийРДК
532

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ