Рекламный баннер 990x90px bantop

15-16 нчы май көннәрендә Баулыда "Яшь батырлар" бәйгесе узды

23:36 16.05.2026 16+
15-16 нчы май көннәрендә Баулыда "Яшь батырлар" бәйгесе узды. Быел икенче тапкыр уздырылды ул. Биш команда килгән иде: Баулы үзе, Әлмәт, Арча, Балтач, Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәре.

Ярыш башта залда барды, финал өлешләре урамда үзәк мәйданда булды. Көрәшле, җырлы, биюле, гармунлы... - мәдәни һәм спорт чарасы бергә үрелеп барды.

Арчадан тренер Галиев Р.Ф. җитәкчелегендә 11 яшь, өметле көрәшче катнашты бу бәйгедә. Шуларның 1 се чемпион, 6 сы призер булып кайтты.

Стипанов Ильяс (АПК, тренеры Зарипов Ф.В.)
Гиззатуллин Ильмаз (Наласа, тренеры Галиев Р.Ф.)
Миннуллин Шамил (АПК, тренеры Зарипов Ф.В.)
Искәндәров Ислам (АСОШ 6, тренеры Хидиятуллин
Ф.Ф.)
Искәндәров Ильяс (АСОШ 6, тренеры Хидиятуллин
Ф.Ф.)
Юсупов Ильсаф (ААПК, тренеры Аскаров И.И)
Гиззатуллин Алмаз (Наласа, тренеры Галиев Р.Ф.)

Җиңүчеләргә бүләкләр: грамота, кубок һәм акчалата приз тапшырылды.

#көрәш
#батырлар
#Арчарайоны
527

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ