Рекламный баннер 990x90px bantop

Яңа елда тәүге сәхифәне атлардан башлыйк

19:53 02.01.2024 16+
Яңа елда тәүге сәхифәне атлардан башлыйк.

Дәрес, авыл хуҗалыгындагы эшләрне башкару өчен атларга ихтыяҗ кимеде анысы. Шуңадыр да хәзер авылларда алар бик сирәк очрый, бигрәк тә кыш көне авыл урамы буйлап чаналарын чалулатып, карлы җилләрне яра-яра җилдереп барган атларны күрү мөмкин түгел диярлек. Гомер-гомергә ат җигеп көн күргән татар халкында әлеге традиция югала бара. Элегрәк авыл кешесе бөтен дөньясын ат белэн көтсә, бүген аларны минитрактор, мотоблок ише техника алыштырды.

Статистик мәгълүматьләр буенча район хуҗалыкларында 561 баш ат исәпләнә, узган елга карата үсеш +80 баш. Атлар күпләп Салахов Айзат фермер хуҗалыгында, «Кырлай» һәм «Северный» хуҗалыкларында асрала. 2024 елда һәр хуҗалыкта кимендә 5 баш ат булдырырга дигән бурыч куелды. Шәхси сектордагы 238 атка 1 млн. 190 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде.

Кызыклы факт: җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр – татарлар. Без аны «Ат» дибез. Иң озыны Көньяк индеецлары телендә «Оквилаупаракламарукоаллунакланата».

974

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ