Рекламный баннер 990x90px bantop
«Тукай туры» дәвам итә: Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчаларында әкият-тамаша күрсәтә
15:29 13.04.2026 16+
«Тукай туры» дәвам итә: Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчаларында әкият-тамаша күрсәтә
Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Арчаның «Чишмәкәй» балалар бакчасында «Тукай әкиятләре эзеннән» дип исемләнгән мавыктыргыч әкият-тамаша тәкъдим итте.
Чара Габдулла Тукайның иҗатына багышланган «Тукай туры» проекты кысаларында узды.
Балалар шагыйрьнең әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләрне зур кызыксыну белән карыйлар, әкият геройлары белән танышалар.
Нәниләрдә татар халкының бөек шагыйренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә әлеге чаралар.
«Тукай туры» проекты алга таба да дәвам итәчәк.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: