Рекламный баннер 990x90px bantop

"Бу ни бу?" сәхифәсен дәвам итеп

13:53 09.04.2026 16+
"Бу ни бу?" сәхифәсен дәвам итеп

Кул тегермәне — бөртекле культураларны (бодай, арпа, кукуруз һ.б.) ваклау өчен кулланыла торган эш коралы.

ТАРИХ:
Таш кул тегермәннәре бик борынгы заманнарда, неолит чорында (якынча 10 000 ел элек) уйлап табылган. Алар игенчелекне үстерүдә зур роль уйнаганнар.

ТӨЗЕЛЕШЕ:
Аның төзелеше бик гади: аскы, нык беркетелгән таш (нигез ташы) һәм өске, әйләнмәле таш. Кул тегермәннәре гадәттә гранит, базальт яки башка каты ташлардан ясалган. Бу материаллар аларның ныклыгын һәм озак вакыт хезмәт итүен тәэмин итә.

ЭШЛӘҮ ПРИНЦИБЫ:
Өске ташның уртасындагы тишеккә ашлык салына. Тегермәннең өске ташы әйләнә, бу вакытта бөртекләр таш авырлыгы белән изелә.

ФАЙДАСЫ:
Кул тегермәне белән тартылган он сәнәгать юлы белән җитештерелгән онга караганда күпкә файдалырак: ул туклыклы матдәләр һәм клетчаткага бик бай.

Видеода агачтан ясалган кул тегермәне. Кул хезмәтен җиңеләйтү өчен таш тегермәннәр урынына соңрак агач тегермәннәр куллана башлыйлар.

#АрскКультура #КазанАртыМузее #МузейФонды
458

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ