Рекламный баннер 990x90px bantop

8 нче апрель көнне Арча 10 нчы балалар бакчасының икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә үзенчәлекле милли бәйрәм үтте. Ул "Чишмәләр чыңы тынмасын" дип исемләнде.

20:55 08.04.2026 16+
8 нче апрель көнне Арча 10 нчы балалар бакчасының икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә үзенчәлекле милли бәйрәм үтте. Ул "Чишмәләр чыңы тынмасын" дип исемләнде.

Тәрбиячеләр бәйрәмне ел дәвамында алып барылган "Туган якны бел һәм ярат" проекты кысаларында Арча районында агучы чишмәләрне өйрәнү максатыннан уздырдылар. Аңа әзерләнү эше алдан ук башланды, балалар әти- әниләре белән чишмәләрне,аларның исемнәрен,тарихын өйрәнеп,күргәзмә өчен макетлар ясадылар.

Бәйрәмдә әби- бабайлар да катнашты. Алар чишмә янына яшьлек елларын искә алырга җыелдылар. Милли бизәкле яулыклар япкан кызлар,бию башкарып, алар янына килде. Су буена егетләр белән Ак бабай да төште. Шаян сүзләр сөйләшеп, чишмәгә сөлге элделәр. Бергә- бергә җырладылар,биеделәр,уйнап күңел ачтылар.

Бу бәйрәм буыннар бәйләнешенең ачык мисалы булды. Өлкәннәр чишмә белән бәйле булган гореф- гадәтләрне балаларга сөйләделәр. Яшь кызның армиягә китүче сөйгәненә кулъяулык бүләк итүен, яз көне чишмәләрне чүпләрдән чистарту йолаларын башкарып күрсәттеләр. Данлыклы "Хөтнә" һәм "Җидегән чишмә"ләре,исемнәре турында, алар белән бәйле риваятьләр сөйләделәр. Каләм тибрәтүче әбиләр туган як чишмәләренә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Чишмә буенда уен уйнадылар. Бәйрәм җылы,рәхәт,милли рухта узды һәм күмәк башкарудагы "Туган тел" җыры белән төгәлләнде.

Чарада Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре, "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Абдуллина. Дилә Вансит кызы катнашты. Үз чыгышында ул милли байлыгыбызны киләчәк буынга тапшыруда өлкәннәрнең зур роль уйнавын билгеләде. Шулай ук бәйрәмне ТРның биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Йосыфҗанова Гүзәл Рәҗәп кызы күзәттеләр. Алар язын экологик айлык башлануын, аның барышында чишмәләрне чистаруга игътибар бирергә кирәклеген искәрттеләр. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр. Балаларга,бакча коллективына файдалы,кызыклы китаплар бүләк иттеләр.

Киләчәктә балаларыбыз табигать байлыгы чишмәләргә сак карарлар һәм аларның тарихлары белән кызыксынырлар дип уйлыйбыз.
636

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ