Рекламный баннер 990x90px bantop
Арча район Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева III Бөтенроссия муниципаль "Служение" премиясендә катнашып Дипломга лаек булды.
18:41 08.04.2026 16+
Арча район Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева III Бөтенроссия муниципаль "Служение" премиясендә катнашып Дипломга лаек булды.
"Служение" премиясе Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган һәм муниципаль бергәлек вәкилләренең эшләре җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итү үрнәге булуын күрсәтүне максат итә.
Бәйгедә катнашу өчен Ләйлә Ринат кызы "Арча читекләре" проектын "Киләчәк буыннар өчен бөек мирас" номинациясендә тәкъдим итте. Әлеге проект онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, киләчәк буыннарга җиткерү, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Шулай ук, аның "Дуслык күпере" этномәдәни квесты "Россия халыклары бердәмлегендә-илнең көче" номинациясендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Белешмә өчен: "Служение" III Бөтенроссия муниципаль премиясе финалына Татарстаннан ике проект үтте.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: