Рекламный баннер 990x90px bantop
"ЙОЛДЫЗЛЫК"ТА БАЛКЫЙБЫЗ
07:18 27.03.2026 16+
"ЙОЛДЫЗЛЫК"ТА БАЛКЫЙБЫЗ
Шушы көннәрдә Кукмара Мәдәният йортында өч көн “Созвездие-Йолдызлык” XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән яшь талантлар чыгыш ясады.
26 апрель фестивальнең Гала-концерты узды. Моңлы тавышлы балалар, телләре-телгә йокмас җор телле егетләр һәм кызлар, идәннәрдән ут чыгарырдай оста биючеләребез бу көнне чын сәхнә йолдызлары булып балкыдылар. Нәтиҗәләр дә куандырырлык. "Хореография" номинациясендә Арча район Мәдәният йортының "Аллегро" үрнәк бию коллективының (җит: А.Ондрина) кечкенәләр төркеме Махсус бүләккә, уртанчылар төркеме 1 нче урынга, зурлар төркеме 3 нче урынга лаек булды.
"Конферанс" номинациясендә "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Л.Мөхәммәтгалиева) укучылары Нурсолтан Фәйзрахманов һәм Зөһрә Миннебаева Махсус бүләккә, Зәмирә Гыйльметдинова 2 нче урынга лаек булды.
"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашып, үз осталыкларын күрсәткән һәрбер балага, аларның җитәкчеләренә, әти-әниләренә бик зур рәхмәт!
Поздравляем всех победителей!
Желаем нашим юным звездам ярких и запоминающихся выступлений на суперфинале в Казани! Вперед, к грандиозным победам!
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: