Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген Арча район балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы - данлы Тукай ягы» XXl Республика

22:22 27.03.2026 16+
Бүген Арча район балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы - данлы Тукай ягы» XXl Республика
балалар иҗаты бәйге узды.

Бәйге Арча балалар сәнгать мәктәбендә яшь буынны рухи һәм әхлакый тәрбияләү, татар милли һәм сәнгати мәдәният хәзинәләренә киң җәлеп итү, традицияләрне саклау, һөнәри осталыкны, үзешчән халык сәнгатен популярлаштыру һәм алга таба үстерү, яшь талантларны ачу, стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ДБУ «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге», Арча муниципаль район башкарма комитеты «Мәдәният идарәсе» белән берлектә уздырыла.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча узды: халык җыры, халык уен кораллары (баян, аккордеон, гармун, балалайка, думра, гитара, курай), скрипка, фортепиано, халык уен кораллары ансамбльләре, этник уен кораллары, укытучы-укучы, нәфис сүз.

Быел бәйгедә 10 районнан 250 гә якын укучы катнашты.

Жюри бәяләү нәтиҗәләре буенча катнашучылар ике Гран-Прига, I, II, III дәрәҗә лауреат, I, II, III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.

#АрскКультура #аrskaidetskaia
526

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ