Рекламный баннер 990x90px bantop
АРЧА ЙОЛДЫЗЛАРЫ
15:19 19.03.2026 16+
АРЧА ЙОЛДЫЗЛАРЫ
“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары алдыннан районыбызда “Арча йолдызлары" район бәйге-фестивале үткәрелде.
18 нче март районыбызның талантлы йолдызчыклары Мәдәният йортында узган Гала-концертта чыгыш ясадылар. Аларны Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов бүләкләде.
1 нче дәрәҗә Лауреат Дипломына "Хореография" номинациясендә район Мәдәният йортының "Аллегро" үрнәк бию коллективы (җит: А.Ондрина), "Конферанс" номинациясендә "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Л.Мөхәммәтгалиева) укучылары лаек булдылар.
Ихластан котлыйбыз! Кукмара районында узачак зона этабында барысына да уңышлар телибез.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: