Рекламный баннер 990x90px bantop
"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫ- "МАНЗАРА"ДА
19:59 13.03.2026 16+
"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫ- "МАНЗАРА"ДА.
5 нче июньдә башкалабызның Иске Татар бистәсе территориясендә Идел буе әкияти фольклоры темасына багышланган "Манзара" беренче эксперименталь фестиваль-конкурсы – урам театры һәм урам биюе фестивале узачак. Сайлап алу турыннан Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы (җит: Мөхәммәтгалиева Л.Р) узды. Җәй аенда алар башкала халкына "Кыз алу" йоласын күрсәтәчәкләр.
Бу вакыйга урам сәнгатенең заманча формаларын һәм Идел буе татарлары һәм халыкларының бай халык мәдәнияте традицияләрен берләштерәчәк.
Конкурс программасы театр һәм хореография юнәлешләренә бүленеп, 10-14, 15-18 һәм 18-35 яшьлекләр төркемнәрендә җиде номинация буенча җиңүчеләрне бүләкләүне күз алдында тота: татар стилендә урам биюе, Идел буе халык биюе, театральләштерелгән хореография, моноспектакль, театральләштерелгән тамаша, курчак театры һәм мюзикл.
Экспертлар ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклеләре, педагоглар, театр һәм хореография кафедралары доцентлары, медиа шәхесләре һәм телешоуда катнашучылар булачак.
"Хәзинә"ләргә уңышлар телибез!
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: