Рекламный баннер 990x90px bantop
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан республикабызда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә
11:38 12.03.2026 16+
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан республикабызда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә. Һәр атнаны китап укучылар белән китапханәләрдә җыелып Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйбыз, аның әдәби мирасы белән танышабыз.
Бүген без шигърияткә гашыйк, җыр, моң яратучы күп балалы әниләрне чакырдык. Бергәләп иң матур әсәрләрнең берсе булган “Бишек җыруы”н искә төшердек.
Хөрмәтле кунагыбыз Наласа авылы китапханәчесе Гөлчәчәк ханым үзенең искиткеч моңлы тавышы белән матур җырлар башкарды, шигырьләр укыды, әниләргә бишек җырларын өйрәтте. Күңеле белән иҗатка гашыйк, мөләем, ягымлы, тәмле телле чын татар хатыны Гөлчәчәк ханым әниләргә истә калырлык матур мизгелләр бүләк итте.
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
#детскаябиблиотекаАрск
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#Тукайга140ел_Арча #ЧитаемТукаявместе
#Бишекҗыры #Колыбельная

Оставить сообщение: