Рекламный баннер 990x90px bantop

Бәйрәмдә дә хезмәттә: Арча терлекчеләрен 8 март белән котладылар

11:44 08.03.2026 16+
Бәйрәмдә дә хезмәттә: Арча терлекчеләрен 8 март белән котладылар

Бүген, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ленар Абдуллин терлекчелек тармагында хезмәт куючы гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котладылар.

Терлекчелек — туктаусыз барган җаваплы тармак, шуңа күрә күп кенә хатын-кызларыбыз бу бәйрәм көнендә дә эш урыннарында. Җитәкчеләр яннарына барып, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр:

Хатын-кыз терлекчеләргә чәчәкләр һәм изге теләкләр тапшырылды;
Аларның район икътисадына һәм азык-төлек иминлегенә керткән зур өлеше билгеләп үтелде;
Гаилә бәхете, нык сәламәтлек телэнде.
1534

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ