Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов районыбызның гүзәл затлары белән очрашты.
12:21 08.03.2026 16+
Бүген, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов районыбызның гүзәл затлары белән очрашты.
Аларның һәрберсе — олы хөрмәткә лаек шәхесләр.
Район башлыгы Социалистик Хезмәт Герое Стелла Закиевна Габдрахманованы бәйрәм белән котлады. Аның фидакарь хезмәте — яшь буын өчен зур үрнәк. Алмаз Габдерәүфович Стелла Закиевнага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм кадер-хөрмәттә якыннарын сөендереп яшәвен теләде.
Бу көнне аеруча дулкынландыргыч һәм мөһим очрашу — Гөлсинә ханым Мәүлиева белән булды. Ил өчен чын геройлар, батыр егетләр үстергән анага чиксез рәхмәтләр әйтелде. Улларының якты истәлеген саклап, сабырлык һәм рух ныклыгы белән яшәүче бу ананың олы җаны алдында башыбызны иябез. Район башлыгы Гөлсинә ханымга тирән ихтирамын белдерде.
Бәйрәмнәр мөбарәк булсын, күңелләрегез яз кояшыдай балкып торсын!

Оставить сообщение: