Рекламный баннер 990x90px bantop

март көнне “Арча” спорткомплексында  хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол ярышлары узды, анда Арча  районы мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 6

21:44 07.03.2026 16+
март көнне “Арча” спорткомплексында  хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол ярышлары узды, анда Арча  районы мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 6 команда катнашты.

Ярышыбыз язның беренче бәйрәме – 8 Март халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылды.

Ярышның нәтиҗәләре:
Арча командасы
Яңа Кенәр мәктәбе командасы
11 нче балалар бакчасы командасы

Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе  Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы  барлык командаларга да истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырды. Призлы урыннарны алган командалар   медаль, грамота, кубоклар белән дә бүләкләнделәр.
 
Хөрмәтле хатын-кызлар. Сезне ихластан бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде.

#волейбол
#8Март
#турнир
311

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ