Рекламный баннер 990x90px bantop

Сөенечле хәбәр!

09:16 05.03.2026 16+
Сөенечле хәбәр!

Арчада яшәүче Лесенко гаиләсе иҗат иткән әкият халыкара дәрәҗәдә танылу алды!

Алар бөек шагыйрь Габдулла Тукайның “Шүрәле” әсәрен заманчалаштырып, табигатьне сакларга өндәүче яңа рухтагы әкият тудырган иде.

Әлеге иҗат җимеше Халыкара язучылар гильдиясе оештырган “Безнең Андерсен” бәйгесенең финалына узды! Быел конкурска Чили, Канада, Нидерланд, Германия, Латвия һәм башка илләрдән 388 эш кабул ителгән. Балалар номинациясендә исә финалга нибары сигез автор чыккан.

Финал һәм бүләкләү тантанасы 21–25 май көннәрендә Даниядә узачак. Чаралар бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсен туган илдә – Оденсе һәм Копенгаген шәһәрләрендә үтәчәк.
1046

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ