Рекламный баннер 990x90px bantop
КИТАПХАНӘДӘ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘН КВЕСТ- УЕН УЗДЫ
15:36 27.02.2026 16+
КИТАПХАНӘДӘ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘН КВЕСТ- УЕН УЗДЫ
Бүген, «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы» проекты кысаларында, Арчаның 1нче мәктәбенең 1 «А» сыйныф укучылары өчен Район балалар китапханәсендә мавыктыргыч чара үткәрелде. Чара Г.Тукай әкиятләре нигезендә театральләштерелгән квест-уен формасында узды.
Балалар серле хатка тап булдылар: кемдер Г.Тукайның китапларын урлап, аларны урманга, елгага һәм аланга яшереп куйган. Уенда катнашучылар шунда ук сәяхәткә чыгарга һәм югалган әдәби хәзинәләрне коткарырга булдылар.
Юлда балаларны Габдулла Тукай әкиятләрендәге геройлар каршы алды. Аларны зирәк Су Анасы, хәйләкәр Шүрәле, игелекле Кәҗә һәм кыю Сарык белән мавыктыргыч очрашулар көтә иде. Һәр герой балаларның зирәклеген, җитезлеген һәм бердәмлеген тикшерү өчен кызыклы биремнәр үтәргә тәкъдим итте.
Үзләренең тапкырлыгы һәм бердәмлеге ярдәмендә балалар барлык сынауларны уңышлы үтәделәр һәм урланган китапларны кире китапханәгә кайтара алдылар.
Чара һәр катнашучыга шатлык, яңа тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Без үзебезнең кечкенә китап укучыларыбыз белән горурланабыз!
Проект реализуется при поддержке Президентского фонда культурных инициатив
[club208527676|@pfci_grants]
#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека #детскаябиблиотекаАрск #ФондКультурныхИнициатив #Грантдлякреативныхкоманд #Тукайга140ел_Арча

Оставить сообщение: