Рекламный баннер 990x90px bantop

"Бу ни бу?" сәхифәсен дәвам итәбез, дөрес җавап

11:56 21.02.2026 16+
"Бу ни бу?" сәхифәсен дәвам итәбез, дөрес җавап

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ - ЧАБАГАЧ!

Икмәк табынга килгәнче бик озын һәм авыр юл үтә. Бүгенге комбайннар булмаган чорда, бабайларыбыз ашлыкны ничек сукканнар соң?

Урак вакытында игенчеләр башакларны көлтәләп, чүмәләгә өеп киптергәннәр. Аннан исә кулга чабагач алганнар. Менә шуның белән шап‑шоп итеп игенне башакларыннан төшергәннәр.

Чабагач (рус. Цеп, молотило) — иген бөртекләрен башактан аеру, ягъни ашлык сугу өчен кулланылган борынгы кул коралы.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР:

️️ Ашлык сугу — ул үзенә күрә бер «ансамбль». Берьюлы 3-4 кеше бергә, билгеле бер ритмга салып сукканнар. Бу эшне җиңеләйткән һәм тизләткән.

️️ Чабагач белән сугу - ул җиңел эш түгел! Бу эштә зур осталык кирәк. Бер ялгыш хәрәкәт ясасаң, чабагач таягы кулыңа, хәтта башыңа да тияргә мөмкин!

️️ Суга торган өлешен, меңнәрчә тапкыр бәрүгә чыдам булсын өчен, гадәттә имән яки каен кебек каты агачлардан ясаганнар.

️Дуслар, әби-бабайларыгыз ашлыкны кул белән суккан заманнарны сөйләгәннәре булдымы?
Языгыз әле, бергәләп искә төшерик!

#АрскКультура #КазанАртыМузее #МузейФонды
311

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ