Рекламный баннер 990x90px bantop

Дуслар, "Бу ни бу?" сәхифәсенә җавап!

13:03 11.02.2026 16+
Дуслар, "Бу ни бу?" сәхифәсенә җавап!

Сезнең алда гади генә күренгән, әмма мичкә ясау һөнәрчелегенең мөһим бер өлеше булган кул коралы. Бу коралсыз бер генә сыйфатлы мичкә дә ясап булмый!

Нәрсә соң ул? Әйдәгез, ачыклыйк.

Элек-электән, безнең әби-бабайлар мичкәләр, чиләкләр, кадушкалар ясаганда КИЕРГЕЧ (рус. натяг бондарный) кулланганнар.

Мичкәче остаханәсендә генә очратып була торган бу җайланма белән савытларга металл яисә агач кыршауларны киерткәннәр. Аның ярдәмендә такталар (клёпкалар) бер-беренә тыгызлап тоташтырыла, бу исә конструкциянең ныклыгын тәэмин итүче төп буын булып торган.

"Киергеч" такталарны шулкадәр нык кыскан ки, алар арасыннан бер тамчы су да үтмәгән! Менә бит нинди осталык!

Дуслар, җавапларыгыз өчен рәхмәт!
"Бу ни бу" рубрикасын күзәтеп барыгыз!

#АрскКультура #КазанАртыМузее #МузейФонды
205

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ