Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген Биектау районы Бөреле Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы

16:12 06.02.2026 16+
Бүген Биектау районы Бөреле Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" республика конкурсының зона туры узды. Зона турында төрле номинацияләрдә республикабызның ун: Балтач, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара, Питрәч, Саба, Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче
районнарыннан вәкилләр катнашты.
Зона турында безнең районны ике гүзәл хатын-кыз тәкъдим итте.
"Хатын-кыз — ана" номинациясендә 5 бала анасы Гөлназ Ибраһимова җиңү яулады.
"Хатын-кыз — ел үрнәге" номинациясендә районыбыз данын Ташкичү авыл Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева яклады һәм җиңде.
Күркәм, үрнәк гүзәл затларыбызны җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" республика конкурсы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Гүзәл затларыбызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан ролен күрсәтү, аларның матур эшләрен, талантын бөтен республика халкына җиткерү максатындагы бәйге төрле номинацияләрдә уза.
#АрскКультура #АрскийРДК
2689

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ