Рекламный баннер 990x90px bantop

️️️Ни өчен егетләр кызларга «кабыргалы» такта бүләк иткән?

15:47 03.02.2026 16+
️️️Ни өчен егетләр кызларга «кабыргалы» такта бүләк иткән?

Бүгенге үтүкләр һәм кер юу машиналары барлыкка килгәнче, керне юу һәм тигезләү өчен кер бәләге (рус. рубель) кулланылган.

НИЧЕК КУЛЛАНГАННАР?

"Кер кагу" процессы: 
Элек керне елга буенда, салкын суда юганнар. Керне басма өстенә салып, бәләкнең шома ягы белән каты итеп сукканнар (какканнар). Бу пычракны чыгарырга ярдәм иткән һәм тукыманы агарткан.

"Бәләкләү" процессы: 
Юылган һәм бераз дымлы керне уклауга чорнаганнар. Шуннан соң бәләкнең тешле ягы белән өстеннән басып, каты итеп тәгәрәткәннәр. Бу процесс тукыманы йомшарткан һәм тигезләгән.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

«Бәләкләү» процессы бик күп көч таләп иткән. Шуңа күрә борынгыда хатын-кызларның беләкләре бик куәтле булган. Ә киемнәр, хәтта иң каты җитеннән булса да, бәләкләгәннән соң йомшак һәм ап-ак булып калган.

Егетләр үзләре ошаткан кызларга бизәкләп ясалган бәләк бүләк иткәннәр. Бәләк нинди осталык белән эшләнгән булса, булачак кайната-кайнана егетнең кулыннан эш килүенә һәм тырышлыгына шулай бәя биргән.

️Башка атамалары:
- кер кабыргасы
- кырлы бәләк
- кер басмасы (керне «басып» тигезләгәнгә)
- кер суккыч (юганда кагу өчен кулланылганда) һ.б.

️️СОРАУ️️️
️Дуслар, ️ә сез заманча үтүкне шушындый агач бәләккә алыштырыр идегезме?

#АрскКультура #КазанАртыМузее #МузейФонды
550

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ