Рекламный баннер 990x90px bantop
Иске Чүриле мәктәбе спорт залында Яңарыш агрофирмасы җитәкчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевич призына көрәш ярышлары үткәрелде
19:22 18.12.2023 16+

Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 112 яшь көрәшче катнашты.
Ярышның ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрифҗан улы да катнашты һәм ул ярышның иганәчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевичка көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән кул сәгате тапшырды.
Мәктәпләр арасында 1 урынны Иске Чүриле мәктәбе командасы алды. 2 урында Лесхоз мәктәбе, 3 урында Наласа мәктәбе, 4 урында Курса-Почмак мәктәбе командалары. Котлыйбыз!
Оставить сообщение: