Рекламный баннер 990x90px bantop
Равил Мостафиннан КАНАТЛЫ СҮЗЛӘР
19:38 17.12.2023 16+
Равил Мостафиннан КАНАТЛЫ СҮЗЛӘР
Күп очракта, үзең өскә күтәргән кешеләр үзеңә өстән караучан.
Кешене хурлап кына үзеңне зурлап булмый.
Максатлар ачык, юллар ябык.
Мәгънә - кешенең кем булып эшләвендә түгел, ә эшләрендә.
Никадәр олы мәхәббәт тә, кечкенә генә алтын боҗрага сыя.
Өйрәтергә теләүчеләр күбәйгән саен өйрәнергә теләүчеләр дә азая.
Үзе пычранган, кешене пычратудан да курыкмас.
Тавышсыз сандугачтан карга матуррак җырлый."Мәйдан" журналы | Журнал «Майдан» - 2023. - № 12. - 135 бит.



Оставить сообщение: