Рекламный баннер 990x90px bantop

16 нчы декабрьда Иске Чүриле мәктәбе спорт залында Яңарыш агрофирмасы җитәкчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевич призына көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 112 яшь көрәшче катнашты

19:28 17.12.2023 16+
16 нчы декабрьда Иске Чүриле мәктәбе спорт залында “Яңарыш” агрофирмасы җитәкчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевич призына көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 112 яшь көрәшче катнашты.

Ярышыбызның ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрифҗан улы да катнашты һәм ул ярышыбызның иганәчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевичка көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән кул сәгате тапшырды.

Иске Чүриле мәктәбе көрәшчеләре: Татарстан республикасы призеры Хасанов Марат, район ярышларының һәм районара турнирларның күп тапкырлар җиңүчеләре Адель Галиев, Радил һәм Алан Зиятдиновлар, Кәрим Акуловларның әти-әниләренә “Арча” спорт мәктәбенең рәхмәт хаты тапшырылды.

Көрәшләр ике җиңелүгә кадәр барды. Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм иганәче тарафыннан әзерләнгән акчалата бүләкләр тапшырылды. Мәктәпләр арасында 1 нче урынны Иске Чүриле мәктәбе командасы алды. 2 нче урында Лесхоз мәктәбе, 3 нче урында Наласа мәктәбе, 4 нче урында Курса-Почмак мәктәбе командалары.

1568

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ