Рекламный баннер 990x90px bantop
“Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә”
18:34 19.12.2025 16+
“Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә”
тарихи кичә
Тамырлар... Әйе, кеше үз тамырларын белергә тиеш. ”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дип язган үз вакытында шагыйрь Ш.Мәрҗәни. Чынлап та, тарих төпкеленә төшеп, шәҗәрәңне барлау ата-бабалардан калган изге аманәт ул. Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша. “Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң истәлекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, дигән борынгы акыл ияләренең берсе.
Китапханәбездә үсеп килүче яшь буында туган телебезгә, милли гореф- гадәтләребезгә, нәсел җепләрен барлап үз шәҗәрәләрен төзүгә кызыксыну уяту максатыннан тарихи кичә уздырдык. Чарага махсус кунак Казан шәһәре “Җиде буын” генеологик тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Фәйзрахманов Рүзәл Рафис улы чакырылган иде. Шулай ук чарада үз шәҗәрәсен төзегән ветеран укытучы Флера Сәлимгәрәева, Арчадагы “Йолдыз” портьер салоны җитәкчесе,үз нәселенең төрле яклап берничә шәҗәрәсен булдырган киңкырлы райондашыбыз Йолдыз Җәләева, унөч буын нәсел шәҗәрәсен барлаган Әнисә Тәлгать кызы Үсергап ыруыннан, район халкына бу изге эштә һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торган райондашларыбыз Венера Шафигуллина һәм Фәрит Фаруг улы, китап сөючеләр, студент-яшьләр, укучылар катнашты.
Чара тарихи бай мәгьлүматларга, файдалы киңәшләргә, ихлас чыгышларга бай булды. Яшь буын үз нәсел тамырларын белүнең мөһимлеген аңлап утырды, активлык күрсәтте. Чыгыш ясаучыларга күп сораулар бирелде, нигезле җаваплар алынды.
Уздырылган тарихи кичәдән барлык катнашучылар зур канәгатьлек, алдагы көн өчен рухи байлыгы туплады. Үз шәҗәрәсен булдыру турында татлы хыял белән таралды.
Бүгенге чараның озакламас нәтиҗәсе булыр: тамырларын барлап ясалган нәсел агачлары белән шәҗәрәләр ясалып гаилә тарихлары тулыланыр дигән изге теләктә калабыз.
https://vk.com/album-123447986_311091192
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека

Оставить сообщение: