Рекламный баннер 990x90px bantop

Арча батырларын барлый: алдынгылар слеты узды

19:06 14.12.2023 16+
“Арча батырларын барлый“: алдынгылар слеты узды

Күпләр билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм кебек бәйрәмнең булганы юк иде әле. Төрле тармакта фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүче алдынгылар җыйналган иде биредә.

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәбрикләде. Төрле тармакта эшләүче хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

Арча районы республикада алдынгылар сафында, быел да ул ашлыкның тулай җыемы буенча өченче урында. Башка өлкәләрдә дә горурланып сөйләрлек эшләребез бар. Арча районы быел “Татарстанның мәдәни башкаласы“ дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Район башлыгы бүгенге бәйрәм кунаклары – районның элекке җитәкчеләре Дамир Каюмов, Вагыйз Миңһаҗев, Алмас Назировның хезмәтләрен дә билгеләп үтте. Ул ялга кайткан, шулай ук бәйрәм кунак-лары булган махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны тәбрикләде, Ватанны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. “Безнең барыбызда да бер теләк – егетләребез хәрби бурычларын үтәп исән-сау әйләнеп кайтсыннар!“ – диде ул.

Илшат Нуриев арчаларның гуманитар ярдәм җыю буенча да актив булуларын билгеләп үтте, бу игелекле эштә катнашучыларга рәхмәт әйтте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районының республика ирешкән уңышларга саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа технологияләр кертелә, яңа комплекслар төзелә. “Районның мөмкинлекләре зур, халкы тырыш, киләчәктә дә яуланган данны югары тотарсыз дип ышанам“, – диде ул.

Тулырак: https://clck.ru/376sgt

1081

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ