Рекламный баннер 990x90px bantop
Гран-При Арчада! XXV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Габдулла Тукай әдәби музеенда узды
20:24 10.12.2025 16+
Гран-При Арчада! XXV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Габдулла Тукай әдәби музеенда узды.
Оештыручылар әйтүенчә, быел бәйгегә Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән 78 катнашучыдан поэзия, проза, драма номинацияләрендә 342 әдәби әсәр кабул ителгән. Бәйгене Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Бәйгегә килгән эшләрне шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәяләде.
«Иделем акчарлагы» бәйгесенең иҗади мәктәбендә катнашучылар өч көн дәвамында яңа белемнәр туплады, үзләре кебек иҗатка гашыйк яшьләр белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, олпат язучыларыбызның киңәшләрен ишеттеләр.
XXV «Иделем акчарлагы» бәйгесе "Проза" номинациясендә Гран-При иясе булып Арча районы Пөшәңгәр авылы кызы, Казан медицина көллияте студенты, 6 повесть авторы Гөлфия Галәветдинова лаек булды.
Абсолют җиңүчегә бүләкне ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров тапшырды.
Котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
#АрскКультура

Оставить сообщение: