Рекламный баннер 990x90px bantop
"Татар кызы, татар егете – 2025" районкүләм бәйгесе
19:50 08.12.2025 16+
"Татар кызы, татар егете – 2025" районкүләм бәйгесе
Бәйгедә 8-11 нче класста укучы татар кызлары һәм егетләре катнашты. Таләпләр буенча саф татар телендә сөйләшү, бер авырлыксыз аралашу,үзеңне чын татар кызы, егетедәй тыйнак тоту,татар милли киеменнән булу,миллилекне билгеләүче бизәнү әйберләрен үзеңдә булдыру иде.
Укучыларның талантларына,саф татар телендә аралашуына күңел сөенә, визит карточкасында “Без-татар милләте дәвамчылары”оригиналь таныштырулары искиткеч булды. Сәхнә осталыгы, талантыңны күрсәтүдә укучыларның җырга , биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын бәяләп бетергесез. Милли киемнәр — кабатланмас күңел җәүһәрләре: татар халкының милли киеменәре булган түбәтәй, калфак, алъяпкыч, читек, камзул турында сөйләмнәрен ишетү күңелгә рәхәт.
Гран-прига Арчаның 6нчы мәктәп укучылары лаек булды!
Афәрин!

Оставить сообщение: