Рекламный баннер 990x90px bantop

«Безнең кавем» VI Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең гала-концерты булды.

14:16 01.12.2025 16+
«Безнең кавем» VI Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең гала-концерты булды.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге «Безнең кавем» дип исемләнгән VI Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең гала концертын уздырды.

Фестивальдә Самара, Түбән Новгород, Әстерхан өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Татарстанның Яшел Үзән, Минзәлә, Арча, Балтач, Сарман, Чистай, Әлки, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Актаныш, Әтнә, Минзәлә, Азнакай районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәре мәктәп-гимназияләреннән, балалар бакчалары, китапханәләр, татар оешмаларыннан 120 гариза килгән. Барлыгы 300дән артык кеше катнашкан.

Дәрдемәнднең туган авылыннан делегация, Австралиядәге татар-башкорт оешмасы сәркатибе Диләрә Вәлиева, Болгариядән Әлфия Димитрова да килгән.

Бу дәрәҗәле фестивальдә безнең Яңа Кенәр балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Рәүф кызы Гарифҗанова,аның укучысы Данелия Ирек кызы Шакирова катнашып III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр!

Афәрин!
1456

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ