Рекламный баннер 990x90px bantop
Арчаның 10 нчы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ватанпәрвәрлек һәм рухилык тәрбияләү аша туган якка ихтирам хисләрен үстерү" темасына Республикакүләм
20:52 24.11.2025 16+
Арчаның 10 нчы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ватанпәрвәрлек һәм рухилык тәрбияләү аша туган якка ихтирам хисләрен үстерү" темасына Республикакүләм семинар узды. Анда Кукмара,Теләче, Арча районы тәрбиячеләре катнашты.
Семинар Арча районы оешуга 95 ел тулуга багышланган "Туган ягым тарихы битләрен ачып..." дип исемләнгән әдәби- музыкаль күренеш белән башланды. Балалар Арча районы символларының мәгънәсе белән таныштырдылар, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗатына тукталдылар, якташ Советлар Союзы Геройлары, Арчаның данлыклы урыннары турында сөйләделәр.
Зурлар төркемендә "Туган шәһәрем буйлап" темасына виртуаль экскурсия узды. Балалар квадракоптер ярдәмендә Арча шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр,урамнарың тарихын өйрәнеп,истәлекле урыннарда булдылар. Уртанчылар төркемендә "Без табигать сагында" исемле сөйләм үстерү һәм экология буенча интегральләштерелгән шөгыль узды. Нәниләр районыбыздагы чишмәләр белән таныштылар, туган ягыбызда үсүче агачлар,чәчәкләр,файдалары яклары турында белделәр,чишмәләрне саклау мәсьәләсенә тукталдылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Арча ягы- данлы Тукай" танып- белү үсеше буенча интегральләштерелгән шөгыль үтте.
Тәрбиячеләр балаларны районыбыздагы һөнәрләр,көянтә ясаучылар белән таныштырдылар, көянтә бизәргә өйрәнделәр. Шулай ук бакча педагоглары,күн мозаикасына нигезләнеп, күзлек савыты ясау буенча мастер- класс оештырдылар,балалар белән патриотик темага уеннар күрсәттеләр,әти- әниләр,балалар белән бергә эшләнгән проект эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Шулай ук килгән кунаклар семинар темасы буенча үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Очрашу җылы атмосферада узды һәм һәркем өчен файдалы булды.

Оставить сообщение: