Рекламный баннер 990x90px bantop

Дөньякүләм «Татарча диктант»

19:00 14.11.2025 16+
Дөньякүләм «Татарча диктант»

Арча муниципаль районы белем бирү оешмалары "Татарча диктант" 2025 бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.

Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.
Диктантны язу өчен мәшһүр татар галиме Каюм Насыйри иҗат ителгән махсус текст сайланган. Текст тарихи-мәдәни мотивларга баетылган һәм 180 сүздән торды.

“Сөйләгән сүзең мәгънәле, телең татлы, йөзең якты булсын”- дигән җөмләне без девиз итеп алдык.
886

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ