Рекламный баннер 990x90px bantop

Татарча диктантка картлар йортында яшәүчеләр дә кушылды

13:26 14.11.2025 16+
Татарча диктантка картлар йортында яшәүчеләр дә кушылды

Бүген Арча районында 6000гә якын кеше татарча диктант язды.

Әлеге чара татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм уздырыла.

Арча районы буенча мәдәният, мәгариф идарәсе, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп, көллият укучылары һәм дә инде барлык теләк белдергән кешеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алды.

"Шунысы куандыра, районыбызда Татарча диктантны язучылар саны елдан ел арта гына. Бу елны беренче тапкыр Арча районының картлар йортында яшәүче 15 кеше язды"-дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле оешмасы җитәкчесе Гөлнара Гарипова.

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.

Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.

Татарча диктантны 14–16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр яза ала.

#ТатАрчаДиктант
#Бөтендөньятатарконгрессы
1221

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ