Рекламный баннер 990x90px bantop

Гасырга якын тарихы булган Арча хәбәрләре газетасы бүген 95 еллык юбилеен каршылый

19:26 30.10.2025 16+
Гасырга якын тарихы булган Арча хәбәрләре газетасы бүген 95 еллык юбилеен каршылый

Моннан 95 ел элек, 1930 елның октябрендә "Колхозга" исеме астында район газетасының беренче саны дөнья күрә.

Шул көннән башлап ул арчалылар өчен иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә, бик кирәкле мәгълүмат чыганагына әверелә.

Газета дистә еллар буе Арча җирендә барган вакыйгаларның тугрылыклы елъязмачысы, ышанычлы мәгълүмат чыганагы, хөкүмәт белән халык арасын тоташтыручы буын булып кала.

Вакытлар, исемнәр, басма форматы үзгәрде, әмма иң мөһиме – журналистларның һөнәри осталыгы, аларның үз эшенә бирелгәнлеге һәм туган якка мәхәббәте үзгәрешсез калды-диде үз котлавында Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, ихластан сезне Арча хәбәрләренең 95 еллыгы белән тәбрик итәбез.

Сезгә иҗади уңышлар телибез. Редакциядә һәрвакытта да эш гөрләп торсын иде дигән теләктә калабыз.
387

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ