Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген истәлекле дата Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне без сугышта батырлык кылып башын салган каһарманнарны искә алабыз
19:08 09.12.2023 16+

Илебез иминлеген һәм тынычлыгын саклаучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Бу дата илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыклары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойгысы уята.
Курку белмәс геройлар булганда, без киләчәккә ышаныч белән карый, үз илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз. Ватан геройларының исемнәрен һәм күрсәткән батырлыкларын искә алу, яшь буынга җиткерү максатыннан районыбызда бик күп чаралар уза. Хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашулар үткәрелә.
Районыбызда Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышларын ачыклау буенча зур эш башкарыла. "Казан арты тарих-этнография музее"нда "Бөек батырлык эзләреннән" дип исемләнгән чарада "хәбәрсез югалган" дип саналган 7 якташыбызның якыннарына рәсми хәбәр кәгазе тапшырылды.
Тарихи көн уңаеннан Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды.

Выражаем благодарность всем, кто защищает безопасность и спокойствие нашей страны. Эта дата объединяет историю боевых и трудовых подвигов нашей страны, вызывает чувство гордости за нашу Родину, которая является поистине героической страной.
Когда есть бесстрашные герои, мы можем с уверенностью смотреть в будущее и гордиться своей страной и ее историей. В целях увековечения памяти Героев Отечества и их подвигов в районе проходит множество мероприятий. Проводятся встречи с военнослужащими, вернувшимися из зоны боевых действий в кратковременный отпуск.
В районе ведется большая работа по выяснению судеб наших земляков, пропавших без вести во время Великой Отечественной Войны. В историко-этнографическом музее "Казан арты" состоялось торжественное мероприятие, в рамках которого родственникам солдат, пропавших без вести в Великой Отечественной войне, были вручены удостоверения.
В честь исторического дня в парке Победы состоялось возложение цветов героям.
Оставить сообщение: