Рекламный баннер 990x90px bantop
Шүрәле уңай персонаж булырга тиеш!
22:37 28.10.2025 16+
Шүрәле уңай персонаж булырга тиеш!
Бүген Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан үткәрелгән "Шүрәле бакчасы" мәдәни-экологик акциясе кысаларында, Галиәсгар Камал театры, Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Арча районы мәктәп укучылары белән берлектә 20 төп нарат агачы утыртылды.
Бу агачларны Арчаның урман хуҗалыгы питомнигында Габдулла Тукайның Сәгъди абзый белән утырткан нарат агачыннан алынган орлыктан үстергәннәр икән.
Театр артистлары әлеге-мәдәни экологик акция аша, Шүрәле образын халыкка уңай яктан, урман сакчысы итеп күрсәтергә телиләр.
"Габдулла Тукайның әкиятләре безнең репертуарда күп уйналды һәм бүгенге көндә дә уйнала. Туфан Миңнуллинның шагыйрьнең Шүрәле әкиятенә нигезләнеп язган "Җанкисәккәем" спектаклен уйныйбыз. Әлеге спектакльдә Тукайның персонажлары, шүрәлеләре чыгыш ясый. Без шул спектакльдә уйнаучылар, "Шүрәле бакчасы"нда наратлар утыртып, киләчәк буынга истәлек итеп калдырабыз."- диде Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фәнис Җиһанша.

Оставить сообщение: