Рекламный баннер 990x90px bantop
Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында районыбызда бик күп чаралар узды
19:07 08.12.2023 16+
Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында районыбызда бик күп чаралар узды.
Ничә ел рәттән, Арча район Мәдәният йортында “Мөмкинлеклекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале үткәрелә. Сайлап алу турыннан узган катнашучылар бүген Гала-концертта чыгыш ясады. Фестивальдә районыбызның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә, Арча картлар һәм инвалидлар йортында, Яңа Чүриле психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр катнашты. Аларның җыр-бию, нәфис сүзгә булган осталыклары берәүне дә битараф калдырмады. Гаҗәеп сәләтләре, иҗади булулары, ирешкән уңышлары белән күпләргә үрнәк булып торалар. Чара ахырында катнашучыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина бүләкләде.

Оставить сообщение: