Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген Арча муниципаль районында эшлекле сәфәр белән VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары булды
22:09 16.10.2025 16+
Бүген Арча муниципаль районында эшлекле сәфәр белән VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары булды.
Форум Россиянең төрле төбәгеннән килгән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнашында уза.
Кунаклар өчен Арча районы буенча экскурсияләр, җирле җитәкчелек белән очрашу, "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе белән танышу, районыбыздан чыккан танылган шәхесләр эзләре буенча сәяхәт оештырылган иде.
Кунаклар Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда, «Казан арты» Арча тарих-этнография музеенда, "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясендә, Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә булдылар. Аннары Арча төбәгенең тарихлы авылларына юл тоттылар. Алар Югары Курса авылында Габденнасыйри Курсави музеенда, Урта Курса авылында Мөхәммәдвафа мәчетендә, Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда, Сикертән авылындагы Галиәсгар Камал музеенда булып, туган ягыбызның бөек шәхесләре, танылган язучылары турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Бүгенге очрашу Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә матур концерт һәм кунакларның үзара фикер алышулары белән тәмамланды.
#АрскКультура

Оставить сообщение: