Рекламный баннер 990x90px bantop

Республикабызда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан XVнче Г.Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар конкурсы бара.

20:42 11.10.2025 16+
Республикабызда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан XVнче Г.Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар конкурсы бара.

Бүген Арча Район балалар китапханәсендә әлеге бәйгенең район этабы узды.

Бәйгедә катнашучыларга “Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе” директоры урынбасары Иксанова Гөлнар Харисовна, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры, идея авторы һәм #әдәбимарафон, #сәламәтиртә һ.б. проектлар җитәкчесе- Гатауллин Раил Мәүлет улы, “Каурый каләм” әдәби –иҗат берләшмәсе җитәкчесе Абдуллина Дилә Вансит кызы бәя бирде.

Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә өч яшь төркемендә иң оста шигырь сөйләүчеләр сайлап алынды.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Конкурсның учредительләре:
-Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге;
-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
-Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;
-“Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе” Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесе.

#Арсккультура #ДетскаяБиблиотека #ГодЗащитникаОтечества #Конкурсчтецов
955

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ