Рекламный баннер 990x90px bantop

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары!

06:29 12.10.2025 16+
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары!

һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Әлеге көн – үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен куючыларны берләштерә торган бәйрәм.

Илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт куючы нык ихтыярлы районыбыз игенчеләренә, механизаторларга, терлекчеләргә, эшкәртү сәнәгате эшчеләренә, гомерләрен туган җирләренә багышлап, һөнәрләрен намус белән башкарган тармак ветераннарына рәхмәтемне белдерәм.

Агросәнәгать комплексы һәрвакыт икътисад үсешенең иң мөһим һәм кирәкле секторы булып кала. Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эш сөючәнлеге, авырлыклар алдында нык торучан, үз эшенә тугырылыклы булулары белән башкаларга үрнәк.

Һәрберегезнең йортында тынычлык, муллык булсын. Сезгә аяз көннәр, сәламәтлек, бәхет телим!

Арча муниципаль районы Башлыгы Алмаз Хисаметдинов
904

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ