Рекламный баннер 990x90px bantop
Районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә
17:20 05.10.2025 16+
Районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә
Авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре тарафыннан да төрледән-төрле күңелле чаралар үткәрелә.
Бүген Түбән Аты авылында "Самавыр бәйрәме" узды. Хуш исле чәй, кайнар коймак, җыр-моң һәм уеннардан торган бәйрәм һәркемгә күңел күтәренкелеге бүләк итте.
Бәйрәмгә килүчеләр самавырлардан торган күргәзмә, аларның тарихы белән дә таныша алды.
Мондый бәйрәмнәр авыл халкына, өлкән буын вәкилләренә күрешеп-сөйләшергә, көндәлек эш-мәшәкатьләрдән арынып,
ял итеп алу чарасы да булып тора.
Шунысы сөендерә: чарада өлкәннәр белән бергә балалар да катнашты. Димәк, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз турында алар да белеп үсәләр.

Оставить сообщение: